ЯҢАЛЫКЛАР


7
ноябрь, 2023 ел
сишәмбе

«Мәгариф» илкүләм проекты кысаларында гамәлгә ашырыла торган «Россия – мөмкинлекләр иле» Президент платформасының «Уенны башла» проектына теркәлү 1 декабрьдә 23:59 сәгатькә кадәр озайтылды. Бу «Партнерлык кейсы» юнәлешендә катнашучыларның күпсанлы үтенечләре нигезендә хәл ителде.

2023 елның 17-18 ноябрендә Б.Рәмиев исемендәге ИТ-паркта сәгать 10:00 Татарстан Республикасы Цифрлаштыру министрлыгы ярдәме белән криптоиндустриягә һәм блокчейн технологияләргә багышланган III KAZAN CRYPTOFORUM узачак.

Цифрлы чемпионнар мәктәбе - «РФ цифрлы икътисады» илкүләм проекты максатларында цифрлы технологияләр өлкәсендәге проектларны гамәлгә ашыручы технологик стартаплар өчен Казан ИТ-паркы Бизнес-инкубаторының интенсивы.


3
ноябрь, 2023 ел
җомга

4 һәм 6 ноябрьдә, Халыклар бердәмлеге көнен һәм Татарстан Республикасы Конституциясе көнен бәйрәм итү хөрмәтенә, РТРСның Казан телебашнясында Россия Федерациясе Дәүләт флагы һәм Татарстан Республикасы Дәүләт флагы сурәтләнгән архитектура-сәнгатьле яктыртуның бәйрәм сценарие эшлиячәк.


2
ноябрь, 2023 ел
пәнҗешәмбе

27 ноябрьдән 1 декабрьгә кадәр Казанда Бәшир Рәмиев ис. ИТ-паркында  Россия стартаплар атналыгы узачак. Бу бөтен Россиядән стартаперларны, урта һәм эре ИТ-бизнес вәкилләрен ИТ-берләшмәгә берләштерү өчен чаралар сериясе. Федераль партнерлар белән бергә резидентлар һәм ИТ-парк командасы, ИТ-берләшмә вәкилләре һәм эшмәкәрләр төрле форматларда һәм аудиторияләрдә стартапларга инвестицияләр бирү, бизнес һәм технологик трендлар өчен актуаль булган чишелешләр мәсьәләләре турында фикер алышачаклар.

Татарстанның Минзәлә районы Хуҗамәт авылы халкы мобиль интернет-активлык рейтингында дүртенче урынны алды. Һәр Мегафон абоненты ай саен уртача үз смартфонында 120 ГБ онлайн-трафик куллана. Бу күрсәткеч Идел буе төбәкләрендәге кечкенә торак пунктлар өчен гадәттәгедән 5 тапкыр югарырак, дип билгеләп үттеләр оператор аналитиклары.

Hh.ru белән бизнес-коммуникацияләр һәм уртак эш өчен платформаны эшләүче МТС Линкның уртак тикшеренү нәтиҗәләре буенча Россиядә «читтщн торып эшләү» һәм гибрид эш режимы белән вакансияләр өлеше арта. «Гибрид» буенча лидерлар — Мәскәү (5,4%) һәм Санкт-Петербург (2,7%), Татарстан 10 нчы урында (1,0%). Шул ук вакытта 2023 елда Татарстанда читтән торып эшләүчеләр өчен вакансияләр өлеше ике ел элек булган күрсәткечкә (6,6%) әйләнеп кайтты диярлек, гәрчә бу чорда Россия буенча ул уртача 5,7% тан 6,7% ка кадәр арткан булса да.


1
ноябрь, 2023 ел
чәршәмбе

Бу атнада Әлмәттә «Phygital Almet» региональ проекты кысаларында фиджитал ярышлар узачак. Әлмәт шәһәренең Инженерлык лицее мәйданчыгында укучылар һәм студентлар 6 дисциплинада ярышачак, аларның һәрберсе физик һәм цифрлы өлешләрдән тора.

Бүген Бәшир Рәмиев исемендәге ИТ-паркта «2023 елның 9 аенда эш йомгаклары: дәүләт хезмәтләре һәм сервислары» темасына ТР Цифрлы үсеш министрлыгы коллегиясе узды. Төп доклад белән министрның беренче урынбасары Илья Начвин чыгыш ясады.

Лаборатория тест режимында эшли башлый, Бәшир Рәмиев ис. ИТ-паркта урнашкан һәм беренче совет ялганны белүче детекторны уйлап табучы, Казанда туган Александр Лурия хөрмәтенә аталган.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International