19 нчы гимназия укучыларына цифрлы грамоталылык һәм кибер куркынычсызлык турында сөйләделәр

2024 елның 29 гыйнвары, дүшәмбе

Мәктәп укучылары өчен «РФ цифрлы икътисады» илкүләм проекты максатларында «Цифрлы ликбез» белем бирү проекты кысаларында дәрес оештырылды. Дәресне ТР Дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү министрлыгының хокукый тәэмин итү бүлеге башлыгы Тимур Ашуралиев үткәрде.

«Цифрлы ликбез» бөтенроссия проектын оештыручылар - Россия Мәгариф министрлыгы, «Цифрлы икътисад» АКО белән берлектә Россиянең мәгълүмати технологияләр өлкәсендәге төп компанияләре белән партнерлыкта Россия Цифрлы үсеш министрлыгы. Проект үз эченә балалар һәм өлкәннәрне цифрлы грамоталылык һәм кибер куркынычсызлык нигезләренә өйрәтүче педагоглар өчен белем бирү мультипликацион роликлары һәм методик материаллар сериясен ала

2024 елның 9 гыйнварыннан 11 февраленә кадәр интернет челтәрендә Сбербанкның «Киләчәккә өлеш» хәйрия фондының видеороликлары һәм методик материаллары урнаштырылачак. Видеороликлар контенты түбәндәге темаларга багышланган: "Мәгълүмати шау-шу", "Мәгълүмат белән эшләү культурасы", "Цифрлы эз".

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International