«IT-Планета 2024» XV халыкара олимпиадага теркәлү игълан ителде

2024 елның 30 гыйнвары, сишәмбе

Олимпиада - 18 яшьтән 35 яшькә кадәрге талантлы студентларны һәм мәгълүмати-коммуникацион технологияләр өлкәсендәге белгечләрне ачыклау һәм аларга ярдәм итүгә юнәлдерелгән гамәли юнәлешле ярыш. Ел саен ИТ-олимпиадада 15 илдән меңнән артык мәгариф оешмалары һәм урта һөнәри белем бирү оешмаларыннан 20 000нән артык студент һәм дипломы булган белгеч катнаша.

Олимпиадада катнашучылар үзләренең осталыкларын һәм белемнәрен күрсәтеп кенә калмый, ә конкурсларны оештыручы компанияләрдән онлайн-дәресләр ярдәмендә яңа белем алачак. Ярышлар программасы программалаштыру, робототехника, AI, операцион системалар администрациясе, вебдизайн, челтәр технологияләре, VR/AR, 3D-модельләштерү, мәгълүмати куркынычсызлык, әйберләр интернеты (IoT), ирекле программа тәэминаты, мобиль кушымталар эшләү һәм башкалар кебек актуаль юнәлешләрне үз эченә ала.

Олимпиаданың барлык конкурс биремнәре гамәли юнәлешле һәм Россия мәгълүмати-коммуникацион технологияләр карарлары яки ирекле программа тәэминаты нигезендә төзелгән. Олимпиада конкурсларын оештыручылары һәм партнерлары илебез оешмалары: «Группа Астра», Фирма «1С», «РЕД СОФТ», Postgres Professional, iSpring, «РОББО»,  М. В. Ломоносов исемендәге Төньяк Арктика федераль университеты, Россия Фәннәр академиясенең В.П. Иванников исемендәге Системалы программалаштыру институты һәм башка оешмалар.

Шул исәптән олимпиада кысаларында аккредитацияләнгән ярышлар узачак, җиңүчеләр шулай ук «IT-Планета 2024» олимпиадасының дипломнарын һәм медальләрен алачак.

Катнашучыларны теркәү вакыты аерым конкурс кагыйдәләренә бәйле - күпчелегенә 20 мартка кадәр теркәлергә мөмкин булачак. Катнашучыларга махсус тестлар үтәргә, кейслар һәм биремнәрне хәл итәргә, шулай ук бирелгән бирем буенча проектлар эшләргә туры киләчәк.

Ярышларның финалы 2024 елның 24-27 маенда узачак. Ярышлар Россиянең инновацион платформасында уза.

Олимпиада Россия Федерациясе Мәгариф һәм фән министрлыгы һәм Россия Федерациясе Цифрлы үсеш, элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министрлыгы ярдәме белән уза. Ярышларны оештыручы - "ИТ-ПланетаИнновацион технологияләрне үстерү үзәге" автоном коммерцияле булмаган оешма.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International