Татарстанда 2023 елдагы иң яхшы КФҮ аталды

2024 елның 26 гыйнвары, җомга

Хәзерге вакытта ТРда КФҮ ДБУ 280дән артык дәүләт һәм муниципаль хезмәт күрсәтә һәм республикада аның 60 филиалы исәпләнә.

Ел саен учреждение хезмәткәрләре иң яхшылар исеме өчен профессиональ конкурста ярышалар. Быелгы нәтиҗәләр ясалды. Җиңүчеләрне Татарстан Республикасы дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстреү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министрының беренче урынбасары Илья Начвин рәислегендәге эксперт комиссиясе билгеләде.

Конкурс дүрт номинация буенча уздырыла: «Иң яхшы КФҮ», «Иң яхшы КФҮ проекты», «КФҮнең иң яхшы универсаль белгече» һәм «КФҮ филиалының иң яхшы җитәкчесе».

"Татарстанның иң яхшы КФҮ" номинациясендә учреждениенең 20 филиалы өч категориядә ярышты: кече, урта һәм эре шәһәрләрдәге КФҮ. Конкурс кысаларында югары җитештерү күрсәткечләренә ирешү генә түгел, ә яхшы техник җиһазлану, гариза бирүчеләр өчен уңайлы шартлар булдыру да бәяләнде.

Зур шәһәрләрнең күп функцияле үзәкләре арасында Казанның «Көньяк» бүлеге җиңүче дип танылды. «Урта шәһәрләрнең иң яхшы КФҮ» категориясендә беренче булып Зәй филиалы булды, кече шәһәрләр категориясендә мактау пьедесталын комиссия Җәлил шәһәр тибындагы поселок филиалына бирде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International