Исегезгә төшерәбез, ИТ-компанияләр хезмәткәрләре 22 гыйнвардан 6 февральгә кадәр Дәүләт хезмәтләре аша 2024 елның язгы чакырылышы кысаларында армиядә хезмәт итүне кичектерүгә гариза бирә алачак.
Эш бирүче гаризаларны Дәүләт хезмәтләре порталындагы шәхси кабинетында күрәчәк һәм, әгәр хезмәткәр турындагы мәгълүмат дөрес булса, аларны раслаячак. Әгәр хезмәткәрнең шәхси кабинеты булмаса яки үз мәгълүматларын җибәрмәсә, оешма аны исемлеккә үзе кертә алачак.
Компанияләргә хезмәткәрләрнең мәгълүматларын тикшерергә, аларны расларга һәм исемлекләрне Цифрлы үсеш министрлыгына Дәүләт хезмәтләре порталы аша 10 февральгә кадәр җибәрергә тиеш булачак. Бер оешмадан берничә исемлек җибәрелә ала.
Цифрлы үсеш министрлыгы мәгълүматны Оборона министрлыгына 2 мартка кадәр тапшырачак. 1 апрельдән 15 июльгә кадәр чакырылыш комиссиясе кичектерү буенча карарларны кабул итәчәк.