Казанның яңа торак комплексында яшәүчеләр онлайн-кинотеатрларга ешрак керә башладылар

2024 елның 25 гыйнвары, пәнҗешәмбе

Казанда яңа төзелгән торакларда быелгы кышкы чорда шундый ук чор белән чагыштырганда күбрәк фильмнар һәм сериаллар карыйлар. Декабрь-гыйнвар айларында Мегафон аналитиклары популяр торак комплексларында онлайн-кинотеатрлар кулланучылар санының 13 процентка һәм мондый сервисларда сарыф ителгән мобиль трафикның 20 процентка артуын теркәгән.

Яңа кварталларда яшәүчеләр төрле видеоконтентны карау өчен ай саен мобиль интернет мәгълүматларының 30% тан артыгын сарыф итә. Бу трафикның күп өлеше онлайн кинотеатрларга туры килә, алар күп серияле яки тулы метражлы фильмнарның премьералары арту белән популярлык ала. Оператор абонентлары еш кына елның салкын вакытында җомга һәм шимбә көннәрендә онлайн-кино карыйлар, бу көннәрдә трафик шактый арта. Тамашачылар активлыгының иң югары ноктасы кичке сәгать 18.00 дән соң була.

Оператор инфраструктурасын Идел буе районының «Ел фасыллары» экоклубында, Натан Рахлин урамындагы «Якты үзән» йортларында, шулай ук ТЭЦ урамындагы «Якты» һәм «Утраулар» кварталларында киңәйтә.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International