Бу елдан башлан Татарстан Республикасы дәүләт хакимиясе органнары һәм муниципаль мәгарифләр ТР Президенты алдында дәүләт хезмәте һәм кадрлар Департаментына дәүләт хезмәтләр реестры турында хисапны тулысынча электрон рәвештә тәкъдим итә башлаячак.
2015 елда Казанда пенсионерлар арасында компьютер технологияләре буенча россиякүләм чемпионатның V финал этабы узачак.
Татарстан Республикасы мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрылыгы 2015 елның 2-4 март көннәрендә Яр Чаллыда һәм 2015 елның 11-13 март көннәрендә 9.15-18.00 сәгать аралыгында «Радио России», «Маяк», «Вести-ФМ» радиопрограммаларын диапазонында тенологик монтаж эшләр башкарылачагы турында хәбәр итә.
ТР дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр Порталында Казан шәһәре буенча мәгариф картасын тулыландыру хезмәте булдырылды.
Киңәшмә-семинар барышында Бердәм Россия партиясе һәм Татарстанның берничә министрыгы арасында хезмәттәшлек итү турында кәгазъләргә кул куелды.
25-27 февраль көннәрендә Казанда Идел буеның “Бердәм Россия” партиясе җитәкчеләренең семинар-киңәшмәсе уздырыла. Киңәшмәнең бер чарасы казан ИТ-паркында узды.
Робототехника буенча халыкара олимпиаданың россия этабына әзерләнү буенча киңәшмәне кичә ТР Премьер-министры урынбасары – ТР мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов үткәрде.
Иннополис Университеты һәм Пенсильваниядәге Carnegie Mellon Университетының партнерлык килешүе кысаларында белем алучы Альберт Нургалиев Россиянең "Глобаль мәгариф" дәрәҗәле грантын алган беренче студенты булды. Әлеге грант аңа укыган өчен түләргә булышкан.