ТР элемтә министрлыгы һәм «Бердәм Россия» партиясе хезмәтләштек турында килешүгә кул куйдылар

2015 елның 25 феврале, чәршәмбе

Киңәшмә-семинар барышында Бердәм Россия партиясе һәм Татарстанның берничә министрыгы арасында хезмәттәшлек итү турында кәгазъләргә кул куелды.

Киләшүгә кул кую барышында ТР Премьер-министры урынбасары – ТР мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Романр Шәйхетдинов, ТР Премьер-министры урынбасары -  ТР мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов, ТР экология министры Артем Сидоров һәм ТР хезмәт, эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Әмирова булдылар.

Семинар-киңәшмә кысаларында Фәрид Мөхәмәтшин һәм Роман Шәйхетдинов килүшүгә кул куйдылар.

Килешү үз эченә берничә юнәлеш буенча хезмәттәшлек итү күз алдында тота:

-       «IT-чемпион» бәйгесен үткәрү,

-       Мәгълүмати материаллар (буклетлар, стендлар, презентацияләр) әзерләү;

-       Идел буе округының региональ бүлекләрендә ИТ-технологияләү үстерү;

-       Муниципаль мәгариф хезмәткәрләрендә укыту семинарлары үткәрү;

-       Социаль челтәрләрдә эффектив мәгълүмати партия ресурсларында проектлар турында мәгълүматлашны тарату.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International