ЯҢАЛЫКЛАР


3
март, 2015 ел
сишәмбе

Татарстан Республикасы дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр Порталында комиссиясез түләү өчен Яр Чаллы һәм Яшел Үзән шәһәрләрендәге идарә компанияләр саны күбәйде.

Февраль аенда “112” мөрәҗәгатьләр кабул итү үзәге Татарстан буенча 159 мең мөрәҗәгать кабул иткән. Аларның 30% электрен оператив хезмәтләр ярдәмен тәлап итте.


2
март, 2015 ел
дүшәмбе
Берләшкән Гарәп Әмирлекләре делегациясе икътисад министры урынбасары Абдалла әл-Салех җитәкчелегендә бүген  Казанның IТ-паркында булды. ТР Премьер-министры урынбасары - мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов кунакларга республиканың электрон дәүләт хезмәтләре һәм документлар әйләнеше, шулай ук яңа Иннополис шәһәре турында сөйләде.
Иртәгә IT-паркта Бөтенроссия стартап-турының Казан этабы башланачак, ул ике көн дәвам итәчәк. 

Сишәмбе, 3 мартта, сәгать 10.00да ТР Министрлар кабинетында “Халык инспекторы” проектын тормышка ашыру буенча сөйләячәкләр. Брифингта ТР Премьер-министры урынбасары – ТР мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов һәм ТР буенча Эчке эшләр министрылыгының ЮХИДИ идарәсе башлыгы Рифкат Миңнеханов катнашачак.

Алмаатада IOI-2015 информатика буенча халыкара олимпиадагаәзерләнү буенча оештыру комитетының утырыш узды. Россия һәм Татарстан делегациясенә “ТР мәгълүмати технологияләр үзәге” башкаручы директоры Татьяна Камалетдинова һәм Иннополис Университеты вәкиле Павел Маврин керделәр.


27
февраль, 2015 ел
җомга
Татарстан Республикасында җир өсте линияләрен җир асты коммуникациясенә күчерү эшләре актив алып барыла. Регионального программада 8 шәһәр катнаша: Казан, Яр Чаллы, Түбән Кама, Яшел Үзән, Әлмәт, Бөгелмә, Чистай, Лениногорск. Барлыгы 24 элемтә оешмасы бу эштә катнаша.

25-26 февраль көннәрендә КФУда Вэйн Университеты (Wayne State University, АКШ) профессоры Александр Котов лекцияләр укыды.

Кыш көннәрендә Татарстан яшәүчеләре медицина оешмаларына еш мөрәҗәгать итәләр. Шул исәптән “Халык контроле” системасында да “Поликлиникалар һәм больницалар” категориясенә мөрәҗәгатьләр дә күбәя.


26
февраль, 2015 ел
пәнҗешәмбе

Чәршәмбе көнне Татарстан Республикасы хезмәт, эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлында республиканың территориаль органнары вәкилләре белән видеконференция режимында сөйләштеләр. Киңәшмәдә ТР мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрылы вәкилләре дә катнашты. Конференция кысаларында “Татарстан Республикасында халыкның социаль хезмәт күрсәтү өлкәсендәге хезмәтләр” турында сөйләштеләр.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International