Кыш көннәрендә Татарстан яшәүчеләре медицина оешмаларына еш мөрәҗәгать итәләр. Шул исәптән “Халык контроле” системасында да “Поликлиникалар һәм больницалар” категориясенә мөрәҗәгатьләр дә күбәя.
2014 елның гыйнвар һәм февраль айларында категориядә 193 мөрәҗәгать бастырылган, аларның 137 се (70,98%) уңай хәл ителгән. 2 гариза буенча эшләр планлаштырылган, ә калганнары буенча эш алып барыла. Әлеге вакыт периодында мотивлаштырылган кире кагу статусына эләгүче гаризалар булмаган.