Роман Шәйхетдиноа БГӘ икътисад министры урынбасарына Иннополис турында сөйләде

2015 елның 2 марты, дүшәмбе

Берләшкән Гарәп Әмирлекләре делегациясе икътисад министры урынбасары Абдалла әл-Салех җитәкчелегендә бүген  Казанның IТ-паркында булды. ТР Премьер-министры урынбасары - мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов кунакларга республиканың электрон дәүләт хезмәтләре һәм документлар әйләнеше, шулай ук яңа Иннополис шәһәре турында сөйләде.

Электрон дәүләт хезмәтләре турында сөйләгән вакытта Роман Шәйхетдинов аның халык өчен мөһимлеген аерым ассызыклап узды. "Ел саен без халыкның дәүләт хезмәтләрен нәкъ менә электрон рәвештә алырга теләвен күзәтәбез, - дип билгеләп үтте Роман Шәйхетдинов. - Узган ел нәтиҗәләре буенча, Татарстан Республикасы дәүләт хезмәтләре порталында 1,2 миллионнан артык шәхси кабинет теркәлгән, Татарстанда электрон хезмәтләр күрсәтүдән икътисади нәтиҗә 3,1 миллиард  сум тәшкил итте".   Вице-премьер ассызыклаганча, системаны эшләүчеләр аны клиентларга уңайлы булсын өчен һаман камилләштерә тора.

Кунаклар өчен Иннополис мөмкинлекләре дә тәкъдим ителде. Роман Шәйхетдинов булачак IТ-белгечләр өчен уңайлы шартлар булдыруның мөһимлеген ассызыклады. "Без яңа шәһәрне төзү өчен яхшы экологияле матур урынны махсус сайладык - бу Иннополис яңа өйләре булачак кешеләр өчен яхшы шартлар булдыруга ярдәм итә", - дип билгеләп үтте ул. Р.Шәйхетдинов Иннноплисның рәсми рәвештә 2015 елда ачылачагын әйтте. Инноплис Университетында 4 программа буенча кимендә 300 студентны укыту ниятләнә. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International