Татарстан пенсионерлары компьютер технологияләре буенча Россиякүләм чемпионатның сайлап алу турында катнаша ала

2015 елның 26 феврале, пәнҗешәмбе

2015 елда Казанда пенсионерлар арасында компьютер технологияләре буенча россиякүләм чемпионатның V финал этабы узачак.

Чемпионат 23-25 август көннәрен узачак, катнашучылар Универсиада авылчыгында яшәячәк, чараның ачылу һәм ябылу тантаналары Халыкара мәгълүмати үзәктә үткәреләчәк, ә ярышлар Казан ИТ-паркында узачак.

Татарстан Республикасы мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрылыгы барлык теләүче Татарстан пенсионерлары чемпионатның сайлап алу турында катнаша алу турында хәбәр итә.

3 март сәгать 12.00 “Татарстан Республикасында электрон мәгариф” мәгълүмати системасында “Конкурслар” бүлегендә интернет-турның биремнәре бастырылачак.

Интернет-тур нәтиҗәсе буенча 6 пенсионер сайларып алыначак. Алар региональ чемпионат җиңүчеләр белән беррәттән март аенда “Байтик” компьютер лагерендә 10 көнлек укытуда катнашачак. Лагерьдә яшәү, ашату, укыту пенсионерлар өчен бушлай булачак. Укыту нәтиҗәләре буенча ярышлар үткәрелеп, 2 вәкил сайланып алыначак. Алар августта Татарстан Республикасы исеменнән чемпионатта катнашачак.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International