ЯҢАЛЫКЛАР


27
май, 2015 ел
чәршәмбе
2015 елның 27 маенда «Казан ярминкәсе» территориясендә "Татарстан Республикасында гражданлык хәле актларын теркәү эшчәнлеген камилләштерү: 2015 елның 4 ае йомгаклары һәм киләчәккә бурычлар" Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты ГХАТ идарәсе коллегиясе утырышы узды.
 Иннополис беренче тапкыр үз территориясендә кунаклар кабул итә. Биредә "Оборона-сәнәгать комплексы хезмәтендә мәгълүмати технологияләр" исемле дүртенче конференция уза.

26
май, 2015 ел
сишәмбе

Бүген “ТР мәгълүмати технологияләр үзәге” ДУП “ТР электрон мәгариф” дәүләт мәгълүмати системасы модераторлары киңәшмәсе узды.

Бүген Татарстанның Иннополис шәһәрендә беренче тапкыр киңкүләм чара ачылды. Биредә 26-29 май көннәрендә "Оборона-сәнәгать комплексы хезмәтендә мәгълүмати технологияләр" конференциясе уздырыла.

25
май, 2015 ел
дүшәмбе
26–29 майда Иннополис шәһәрендә «Сәнгать комплексында мәгълүмати технологияләр» конференциясе узачак.

24
май, 2015 ел
якшәмбе
Казанның "Татнефть арена" боз сараенда “WorldSkills Russia” III илкүләм чемпионаты җиңүчеләрен тәбрикләү һәм чемпионатны ябу тантанасы булды. Тантанада Россия Хөкүмәте Рәисе урынбасары Ольга Голодец, ТР Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов, ТР Премьер-министры урынбасары - ТР мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов, Стратегик инициативалар агентлыгы генераль директоры Андрей Никитин һ.б. рәсми затлар катнашты.

22
май, 2015 ел
җомга
“Татарстан Республикасының электрон сәламәтлек саклау” системасында “Поликлиника” модуле эксплуатациягә кертүнең беренче этабы кысаларында кулланучыларны әлеге модульдә эшләүгә өйрәтү алып барыла. 
Татарстан Республикасы мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы 2015 елның 19, 20 һәм 21 май көннәрендә сәгать 9.15-17.00 аралыгында  Казан шәһәренең радиотелеүзәгендә планлы ремонт эшләре сәбәпле барлык техник чаралар сүндереп торылу турында хәбәр итә.

21-22 май көннәрендә Чиләбедә Россиякүләм ИТ форум уза. Форум кысаларында РФ элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министры урынбасары Олег Пак җитәкчелегендә региональ мәгълүматлаштыру буенча Советның эш гурппасы киңәшмәсе узды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International