«Поликлиника» модуле турында Әлмәт муниципаль районында сөйләделәр

2015 елның 22 мае, җомга

“Татарстан Республикасының электрон сәламәтлек саклау” системасында “Поликлиника” модуле эксплуатациягә кертүнең беренче этабы кысаларында кулланучыларны әлеге модульдә эшләүгә өйрәтү алып барыла. Кулланучыларны укыту өчен масус тьторлар төркеме билгеләнгән, алар медицина оешмасы территориясендә һәрбер кулланучы белән индивидуаль укыту үткәрә.

Әлеге атна кысаларында Казанның 19нчы шәһәр поликлиникасы һәм 6нчы шәһәр поликлиникасында укыту эшләре алып барылды. Бу атнада масштаблы укыту Әлмәт районы һәм шәһәрендә алып барылды. Тьюторлар 20-22 май көннәрендә берьюлы берничә медицина оешмасында укытулар үткәрде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International