Бүген Татарстанның Иннополис шәһәрендә беренче тапкыр киңкүләм чара ачылды. Биредә 26-29 май көннәрендә "Оборона-сәнәгать комплексы хезмәтендә мәгълүмати технологияләр" конференциясе уздырыла.
"Иннополис" спорт комплексында конференцияне ачу тантанасында ТР Премьер-министры Илдар Халиков катнашты. Иң элек, ул IT-университетта оештырылган күргәзмә экспозициясен карады, оборона сәнәгате юнәлешендә эшли торган предприятие мөмкинлекләре, яңа технологияләр белән танышып чыкты. Илдар Халиковны РФ Хәрби-сәнәгать комиссиясе рәисе урынбасары Олег Бочкарев, ТР Премьер-министры урынбасары - мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов, "Ростех"дәүләт корпорациясенең коммуникация һәм мәгълүмат департаменты директоры Василий Бровко озатып йөрде.
Конференция "Ростех" дәүләт корпорациясе, Татарстан Хөкүмәте һәм РФ Хәрби-сәнәгать комиссиясе тарафыннан оештырылган.
Илдар Халиков аның эшендә катнашучыларны Татарстан Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов, республика Хөкүмәте исеменнән сәламләде. "Сез барыгыз да тарихи вакыйга шаһитлары - бүген Иннополис шәһәрендә беренче рәсми чара уза. Бүгенге көнне, кыю рәвештә, Россия картасында яңа шәһәр туган көн дип санарга була. Биредә Россиянең күп санлы акыл ияләре илнең оборона-сәнәгать комплексы өчен яңа, мөһим, көндәшлеккә сәләтле, заманча продуктлар җитештерү белән мәшгуль булачак", - дип мөрәҗәгать итте Премьер-министр. Ул Иннополисның табигатьнең гүзәл бер почмагында урнашканын, аның Казан үзәгеннән нибары 30-40 минутлык ераклыкта җәелүен, якында Зөя (Свияжск) утрау-шәһәре, "Казан" тау чаңгысы спорт комплексы булуын билгеләп узды.
"Бүгенге чара биредә урнашкан һәм барлыкка киләчәк институтлар белән озак вакытка исәпләнгән элемтәләрне урнаштырырга мөмкинлек бирер дип ышанам. Татарстан өчен бүгенге тема бик әһәмиятле. Республика үз эченә Россиянең дистәләгән оборона предприятиеләрен ала. Безнең өчен мондый зур чарада хуҗалар сыйфатында катнашу стратегик нәтиҗәсен бирер дип өметләнәм", - диде Илдар Халиков һәм форумны үткәрү урыны буларак Казан каласы сайлануы өчен рәхмәтен җиткерде. Ул узган елда Татарстан предприятиеләренең тулаем төбәк продукты күләмендә үсеше 15 процент тәшкил иткәнен шәрехләп үтте.