World Skills чемпионатында мобиль робототехника буенча беренче урынны Татарстан командасы алды

2015 елның 25 мае, дүшәмбе
Быел Казан WorldSkills Russia чемпионатының финалын икенче ел рәттән кабул итте. 19 майда башланып киткән әлеге ярышларда Россиянең 46 төбәгеннән һәм биш чит илдән барлыгы 519 конкурсант катнашты. Аларның 13е - Марокко, Израиль һәм Финляндиядән булса, 30ы - Беларусь һәм Казахстаннан. Шунысын да билгеләп үтү кирәк, алар 57 компетенция буенча үзара көч сынашты.
3 көн арышлар кысаларында Татарстан командасы "Мобиль робототехника" компетенциясендә 1 урын алды.
Казан мәгълүмати технологияләр һәм элемтә техникумы командасы тренеры булып Иннополис Университетының STEM-үзәге хезмәткәре Аля Муртазина иде, ә команда әзерләү буенча Университетның робототехника буенча методисты Александр Колотов эшләр алып барды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International