Иннополис беренче тапкыр үз территориясендә кунаклар кабул итә. Биредә "Оборона-сәнәгать комплексы хезмәтендә мәгълүмати технологияләр" исемле дүртенче конференция уза.
Иннополис шәһәре дүрт көнгә IT өлкәсе һәм оборона-сәнәгать комплексының 1 меңнән артык белгече өчен дискуссия мәйданына әйләнәчәк. Алар оборона сәнәгатендә мәгълүмати технологияләрнең стратегик үсеше һәм камилләшүе мәсьәләләре турында фикер алышачак. Форум сәнәгать һәм оборона компанияләре заказы буенча программалы продуктларны эшләүгә инвестицияләр җәлеп итү ысулларына, IT - мәгълүмати технологияләрне оборона сәнәгатендә куллануны көйләүче норматив-хокукый базадагы үзгәрешләргә багышланган. IT өлкәдә импортны алмаштыруга аерым игътибар биреләчәк.
Конференциядә катнашучылар арасында "Ростех", "Росатом", "Siemens", "Huawei", "IBM", шулай ук программа белән тәэминат базарында башка эре уенчылар бар. “Ростех” дәүләт корпорациясе “Рособоронэкспорт”, Берләштерелгән җиһаз төзү корпорациясе, Илкүләм мәгълүматлаштыру үзәге, "КАМАЗ", “Россия вертолетлары”, Калашников концерны кебек предприятиеләр белән тәкъдим ителгән.
Конференциядә катнашучыларга сәламләү сүзләре белән ТР Премьер-министры Илдар Халиков мөрәҗәгать итте. Ачылыш тантанасында шулай ук РФ Хәрби-сәнәгый комиссия рәисе урынбасары Олег Бочкарев, ТР Премьер-министры урынбасары - мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов, "Ростех" дәүләт корпорациясенең коммуникация һәм мәгълүмат департаменты директоры Василий Бровко һәм башка рәсми затлар чыгыш ясады.
Олег Бочкарев Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе урынбасары Дмитрий Рогозин исеменнән сәламләү хатын укыды. “Оборона-сәнәгать комплексы предприятиеләре һәм оешмаларының алгарышлы үсеше илнең оборонага сәләтлелеген тәэмин итүнең төп алшартларының берсе булып тора. Безнең илнең мәгълүмати технологияләрен кертү яңа производство куәтләрен булдыру һәм чит ил партнерларының импорт бәйлелегеннән китү мөмкинлеген бирә”, - дигән юллар бар сәламләүдә.
Алга таба конференциядә катнашучылар игътибарына илдә радиоэлектроника үсеше чорларын тасвирлаган видеоязма күрсәтелде.
Иннополис мэры Егор Иванов Иннополиста беренче чара булып ни өчен нәкъ менә оборона-сәнәгать комплексында мәгълүмати технологияләр буенча форум уздырылганын аңлатып үтте. Аның сүзләре буенча, Америкада, Израильда, Сингапурда “силикон үзәнлекләре” (“силиконовые долины”) үсешенә оборона заказлары этәргеч биргән. Егор Иванов үсеш алган илләр икътисадында IT өлкәсенең һаман да зуррак роль уйнавын ассызыклап узды. Россиядә аның өлеше 2,8 процент кына, әмма аны арттыру өчен потенциал җитәрлек, дип саный Иннополис башлыгы. Башка илләр белән чагыштырганда, бездә бу өлкәдә махсуслашкан белгечләрнең уртача яше – 26,5 яшь. Чыгарылыш студентларының 65 процентының инде эш тәҗрибәсе бар.
“Россиянең дөньядагы позицияләрен үзгәртү өчен, бездә кеше потенциалы бик зур. Иннополисны үстерү мәсьәләләрен дәүләт ярдәменнән һәм оборона предприятиеләре заказларыннан башка хәл итеп булмый. Без беренче тапкыр шәһәргә юллар ачабыз һәм сезне кунак кына түгел, Иннополиста яшәячәк халык сыйфатында да көтеп калабыз”, - дип белдерде Иванов.
Егор Иванов 2018 нче елга 350 мең IT-белгечкә ихтыяҗ булуы турында белдерде. “Башка илләрдәге кебек үк, һәр йөзенче хезмәткәрнең IT-белгеч булуын телибез икән, безгә миллион җитми дигән сүз”, - диде мэр. Аның әйтүенчә, дөньяда 18 млн-нан артык IT-белгеч исәпләнә. Фаразлар буенча, алдагы 5 елда аларның саны 45 процентка артырга тиеш.
Залдан килеп ирешкән сорауларның берсенә җавап итеп, Роман Шәйхетдинов Иннополистагы, аерым алганда, андагы махсус икътисади зонадагы салымнар турында сөйләде. Ул резидентларга булган өстенлекләрне санап үтеп, өстәмә кыйммәткә салымнан тыш, 5 елга салым ставкаларының 0 процент дәрәҗәдә булуын әйтте, ә бердәм социаль салым 13 процент тәшкил итә.
Журналистларга матбугат конференциясендә билгеләп узганча, хәзерге вакытта Иннополисның 10 лап резиденты белән сөйләшүләр алып барыла. 2016 нчы ел азагына 2,5 меңгә якын эш урыны булдыру күздә тотыла. “Хәзер төп бурыч – гаиләләрне торак белән тәэмин итү, 1 нче сентябрьгә балалар бакчасы, мәктәп ачу. Агымдагы ел азагына – 2016 нчы ел башына Попов исемендәге технопарк, ким дигәндә, яртысы дәрәҗәсендә тулырга тиеш”, - дип, якын киләчәктәге планнары белән уртаклашты ул.
Конференция кысаларында катнашучылар берничә стратегик килешү рәсмиләштерәчәк.