21-22 май көннәрендә Чиләбедә Россиякүләм ИТ форум уза. Форум кысаларында РФ элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министры урынбасары Олег Пак җитәкчелегендә региональ мәгълүматлаштыру буенча Советның эш гурппасы киңәшмәсе узды.
Чарада мәгариф, дәүләт хезмәтләре өлкәсендә мәгълүматлаштыру сораулары күтәрелде. Форумда Татарстан делегациясе вәкилләре арасында ТР мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры урынбасары Анатолий Геллер, “ТР мәгълүмати технологияләр үзәге” башкаручы директоры Татьяна Камалетдинова һәм “ТР МТҮ” департамент җитәкчесе Георгий Цой катнашалар.