2015 елның 27 маенда «Казанская ярминкәсе» территориясендә "Татарстан Республикасында гражданлык хәле актларын теркәү эшчәнлеген камилләштерү: 2015 елның 4 ае йомгаклары һәм киләчәккә бурычлар" Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты ГХАТ идарәсе коллегиясе утырышы узды.
Коллегия утырышында катнаштылар: Татарстан Республикасында кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил – Сабурская С.Х., Татарстан Республикасы Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры урынбасары – Мөбарәкшин А.Ф., Россия Федерациясе Татарстан Республикасы буенча Пенсия фонды бүлеге ДО идарә итүче урынбасары - Валиуллина А.З., Россия Федерациясе Татарстан Республикасы буенча Юстиции министрлыгы идарәсе башлыгы урынбасары - Скирда М.В., Россия Федерациясе Татарстан Республикасы буенча Федераль салым хезмәте идарәсе башлыгы урынбасары – Госсамова Ч.Ф., республика муниципаль район һәм шәһәр округлары башкарма комитетларының ГХАТ бүлеге һәм идарә башлыклары.
Төп докладны ТР Министрлар Кабинетының ГХАТ идарәсе башлыгы Шавалеева А.Р. ясады. Шулай ук сүз Татарстан Республикасы Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры урынбасары – Мөбарәкшинга А.Ф., Түбән Кама муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ идарәсе башлыгы – Махотинага Б.И. бирелде.
Утырыш ахырында 2013 елда Казан шәһәрендә узган XXVII Бөтендөнья җәйге универсиада истәлек медальләрен, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты ГХАТ идарәсенең почетлы грамоталарын тапшыру чарасы узды.
Шулай ук, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты ГХАТ идарәсе башлыгы А.Р.Шавалеева гаилә кыйммәтләрен, ана булу һәм балачакны пропагандалауда актив катнашуы өчен Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе грамотасы тапшырылды.