ЯҢАЛЫКЛАР


6
октябрь, 2017 ел
җомга

Бу көннәрдә Санкт-Петербургта узучы VII Петербург халыкара икътисади форумы кысаларында Иннополис Университеты һәм “Газпром” ГАҖ сынаулы-конструкторлы һәм технологик эшләр үткәрү турында килешүгә кул куйдылар. Килешүгә Иннополис Университеты директоры Кирилл Семенихин һәм «Газпром» идарәсе әгъзасы, Департамент начальнигы Олег Аксютин имза куйдылар. 

Татарстан Республикасы Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы Татарстан Республикасында Роскомнадзор идарәсе тарафыннан, закончылык нормаларын тормышка ашыру максатыннан, шәхси мәгълүматлар операторлары өчен кирәкле документлар гадәти формалары һәм перечень эшләнде.


5
октябрь, 2017 ел
пәнҗешәмбе

14-19 октябрь көннәрендә Абу-Даби шәһәрендә (БГӘ) WorldSkills Competition-2017 һөнәри осталык буенча дөнья чемпионаты узачак. Татарстан 7 компетенция буенча 8 катнашучы исеменнән тәкъдим ителәчәк, шуларның өчесе - ИТ сфералар.


4
октябрь, 2017 ел
чәршәмбе

Татарстан Республикасында эленеп торучы элемтә линияләрен җир асты коммуникацияләренә күчерү эшләре дәвам ителә. 

9 октябрь көнне Казан информацион технологияләр һәм элемтә техникумында (Казан шәһ., Бари Галеев ур., 3А) Яндекс.Лицейның тантаналы ачылышы узачак. Котлар өчен, ТР Премьер-министры урынбасарлары - мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов һәм мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов, Россиядә Яндекс генераль директоры Александр Шульгин һәм Яндекс.Лицей җитәкчесе Марина Суслова.

Казанда III Республикакүләм “Школьный экопатруль” бәйгесенең нәтиҗәләрен ясаячаклар. Аның максаты – Татарстан Республикасы гомуми белем бирү учреждениеләре укучыларын әйләнә-тирәдәге мохит хәлен яхшырту практик эшенә җәлеп итү һәм халыкка электрон төрдә бирелә торган дәүләт һәм муниципаль уңайлыкларны популярлаштыру. 7 октябрь көнне мәктәп укучылары арасында җиңүчеләр аталачак.


3
октябрь, 2017 ел
сишәмбе

ТР Премьер-министры урынбасары – мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов Татарстан Республикасы делегациясе составында Сингапурда эш сәфәрен кыла. Делегациянең башлыгы – ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов.

Бүген Төбәкара компетенцияләр үзәге – Казан информацион технологияләр һәм элемтә техникумы (ТКҮ-КИТЭТ) 7 укытучысы һәм 21 студенты тантаналы рәвештә тармаклы предприятиеләрдән исемле стипендия алды.

Татарстан Республикасы бюджетынан Татарстан Республикасы Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгыннан исеменнән кабат субсидиялар тапшырыла. 


2
октябрь, 2017 ел
дүшәмбе

1-2 октябрь көннәрендә ТРның премьер-министры - мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов, Россия Федерациясе Хөкүмәте рәисе урынбасары Аркадий Дворкович җитәкчелегендә эш сәфәре белән Япониядә.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International