Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы ТР Роскомнадзор идарәсе тарафыннан, закончылык нормаларын тормышка ашыру максатыннан, шәхси мәгълүматлар операторлары өчен кирәкле документлар гадәти формалары һәм перечень эшләнде

2017 елның 6 октябре, җомга

Татарстан Республикасы Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы Татарстан Республикасында Роскомнадзор идарәсе тарафыннан, закончылык нормаларын тормышка ашыру максатыннан, шәхси мәгълүматлар операторлары өчен кирәкле документлар гадәти формалары һәм перечень эшләнде.


Исегезгә төшерәбез: 2017 елның 1 июлендә шәхси мәгълүматлар турында законына үзгәртүләр үз көченә керде. Яңа таләпләрне үтәмәү эшмәкәрләрне штрафлар формасында административ җаваплылыкка җәлеп итү белән яный. Закон шуны таләп итә: эшмәкәрләр, үз сайтларында керүчеләр, клиентлар шәхси мәгълүматларын җыйганда, үз эченә компаниянең конфиденциальность сәясәтен, шәхси мәгълүматлар информацион системалары техпаспортын һ.б. кертүче документлар пакетын әзерләргә тиешләр. Исемлектәге бер документың гына булмавы эшмәкәргә штраф белән янаячак һәм сайтны ябу сәбәбе булыр. 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International