Иннополис университеты "Газпром" югары төгәл исәпләү ысуллары белән геомеханик модельләштерү булдыра

2017 елның 6 октябре, җомга

Бу көннәрдә Санкт-Петербургта узучы VII Петербург халыкара икътисади форумы кысаларында Иннополис Университеты һәм “Газпром” ГАҖ сынаулы-конструкторлы һәм технологик эшләр үткәрү турында килешүгә кул куйдылар. Килешүгә Иннополис Университеты директоры Кирилл Семенихин һәм «Газпром» идарәсе әгъзасы, Департамент начальнигы Олег Аксютин имза куйдылар. 

Тарафлар ИТ-вуз энергетик корпорация өчен шуны эшкәртер дип килештеләр: геомеханик модельләштерү өчен, 1D һәм 3D югары төгәл исәпләү ысулларын – чыганакны эшкәртү дәвамында тау токымының механик үзенчәлекләрен һәм реакцияләрен билгеләү.

Оешмалар арасында, кул куяр өчен, фәнни-эзләнү һәм сынаулы-конструкторлы эшләр кылуга юнәлгән тагын берничә килешү әзерләнә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International