Казан (Идел буе) федераль университетында «Фән атнасы» кысаларында тематик лекцияләр сериясе узачак. Иртәгә, 12 нче февраль көнне, чара программасында - «Коткару хакына роботлар: эзләү-коткару робот техникасы трендлары» лекциясе.
Коммерциягә карамаган оешмаларга мәгълүмати технологияләр һәм робототехника өлкәсендә белем бирү эшчәнлеген гамәлгә ашыру өчен семинарлар, конференцияләр, форумнар, олимпиадалар, интеллектуаль конкурслар һәм башка чаралар оештыру һәм үткәрү белән бәйле чыгымнарны финанслар белән тәэмин итүгә (каплауга) Татарстан Республикасы бюджетыннан субсидияләр бирү тәртибе нигезендә, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2017 елның 17 нче июлендәге 499 номерлы карары (алга таба –тәртип) һәм Татарстан Республикасы Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгының 07.02.2010 ел, № 8-05-п/29 боерыгы белән расланган коммерцияле булмаган оешмаларга цифрлы трансформация мәсьәләләре буенча Татарстан Республикасы башкарма хакимияте органнары җитәкчеләре урынбасарларының квалификациясен күтәрүне оештыру һәм үткәрү белән бәйле чыгымнарны каплауга Татарстан Республикасы бюджетыннан субсидияләр алу өчен гаризалар бирү сроклары билгеләнде.
Бүген Түбән Новгородта РФ Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров «Россия телевидение һәм радиотапшырулар челтәре» федераль дәүләт унитар предприятиесе генераль директоры Андрей Романченко белән эшлекле очрашу үткәрде.
1 нче февральдән Татарстан Республикасында мәктәп укучылары һәм аларның ата-аналары өчен IT-чемпион конкурсының икенче этабы башланды. Конкурста катнашучыларның төп бурычы - ата-аналарны һәм өлкәннәрне ТР Дәүләт хезмәтләре порталында электрон сервислардан актив файдалануга җәлеп итү һәм шул ук вакытта иң күп балл җыю. Конкурс ТР Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы тарафыннан ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы белән берлектә укучыларның цифрлы күнекмәләрен үстерү һәм халыкның компьютер грамоталылыгын арттыру максатыннан үткәрелә.
2018 ел нәтиҗәләре буенча «Иннополис» махсус икътисадый зонасы резидентларының инвестицияләр күләме ике тапкырга арткан. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгының йомгаклау коллегиясе утырышында АҖ МИЗ «Иннополис» генераль директоры Ренат Хәлимов хәбәр итте.
Татарстан Республикасы Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы һәм Россия Инновацион төбәкләре ассоциациясе Татарстан Республикасы цифрлы икътисадын үстерү максатында уртак хезмәттәшлек турында килештеләр. Имза салу 2019 елның 5 нче февралендә Иннополиста министрлык коллегиясендә узды. Документка ТР Премьер-министры урынбасары – Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов һәм Россиянең инновацион төбәкләре ассоциациясе директоры Иван Федотов кул куйды.
«МегаФон» 2019 елның 22-27 нче августында Казанда узачак WorldSkills стандартлары буенча һөнәри осталык буенча 45 нче дөнья чемпионатының цифрлы партнеры булачак. Тиешле килешүгә кул кую тантанасы 5 нче февральдә Татарстан Республикасы Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы коллегиясе утырышында булды.
Бүген Иннополиста Татарстан Республикасы Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы коллегиясенең киңәйтелгән утырышы узды, анда Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе урынбасары Максим Акимов, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Россия Федерациясе Цифрлы үсеш, элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министры урынбасары Алексей Соколов һәм башка кунаклар катнашты.
Бүген Татарстан Республикасы Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы коллегиясе кысаларында махсус икътисадый зона Попов исемендәге "Иннополис" технопаркы территориясендә Татарстан Республикасында IT-компанияләр эшләнмәләре күргәзмәсе узды.
Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе урынбасары Максим Акимов Идел буе һәм Көньяк федераль округларга эш сәфәре кысаларында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов белән бергә Россия ИТ-югары уку йортында булды. Ул университет проектлары белән танышты, аны үстерү һәм тулаем Иннополис проекты буенча киңәшмә уздырды, шулай ук Россиядә укучы цифрлы икътисад һәм ИТ-мәгариф киләчәге турында фикер алышты.