«Цифрлы киләчәккә бергә» конкурсы: Татарстан алда бара

2019 елның 29 марты, җомга

«Цифрлы киләчәккә бергә» VIII конкурсына Идел буе журналистларыннан һәм блогерларыннан 270 эш кабул ителде, аны «Ростелеком» Ericsson белән партнерлыкта үткәрәләр. Конкурсның региональ этабына иң күп гаризалар Татарстаннан җибәргәннәр.

«Басма матбугат», «Радио һәм телевидение», «Интернет-ММЧ», «Социаль медиа», «Яңа мөмкинлекләр 5G – платформасы», «Биометрия – цифрлы тәңгәллеккә юл» номинацияләрендә республикадан 58 эш игълан ителгән. Конкурска 2018 елның 1 апреленнән 2019 елның 31 мартына кадәр массакүләм мәгълүмат чараларында һәм блогосферада басылып чыккан эшләр кабул ителә.

ИТ-өлкәдә яңа технологияләр, инновацион эшләнмәләр һәм трендлар турында язучы журналистлар һәм блоггерларның эшләре 2019 елның 31 мартына кадәр кабул ителә. Жюри әгъзалары төбәк этабына апрель аенда, ә федераль дәрәҗәдә агымдагы елның июнь аенда йомгак ясаячаклар.

Җиңүчеләр Стокгольмда Ericsson компаниясенең штаб-квартирасына китәчәкләр. Тулырак белешмәләр smi.rt.ru сайтында.

Фото: pexels.com

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International