Татарстан Республикасы Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы республика халкына 2019 елның 1 нче һәм 3 нче апрель көннәрендә "ТРПЦ" филиалы объектларында план буенча ремонт эшләре турында хәбәр итә.
Төзекләндерү эшләре белән бәйле рәвештә 1 нче апрель көнне Әтнә муниципаль районының Олы Әтнә һәм Яшел Үзән муниципаль районының Олы Ачасыр авылларында, Менделеевск муниципаль районының Тукай авылында һәм 3 нче апрель көнне Әгерҗе муниципаль районының Вольный бистәсендә аналог һәм цифрлы эфир телевидениесе программалары өзелеп торырга мөмкин.
Фото: pixabay.com