Бүген «Смена» заманча мәдәният үзәге мәйданчыгында финанс сервисларын эшләү буенча IT-хакатон старт алды. Чара Ак Барс банкы тарафыннан Татарстан Республикасы Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы, Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы һәм Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы ярдәмендә Талантлар университеты белән берлектә үткәрелә.
Тантаналы ачылышта Татарстан Республикасы Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры урынбасары Азат Мөгинов катнашты. "Ясалма интеллект һәм тулыландырылган чынбарлык кебек технологияләр тиздән һәркем өчен дә ачык булачак. Һәм бу безнең дөньяны, шул исәптән финанс хезмәтләре базарын да үзгәртәчәк. IT-хакатон - яшь программистлар өчен үз потенциалын ачу һәм проектларны гамәлгә ашыру өчен менә дигән мөмкинлек", - дип билгеләп үтте Азат Мөгинов.
Ике көн эчендә катнашучыларга Ак Барс банкының реаль бурычларының берсен хәл итәргә яки банк эшенең нәтиҗәлелеген арттырачак программ чишелешен тәкъдим итәргә туры киләчәк.
Исегезгә төшерәбез, хакатонда бөтен Россиядән һәм БДБ илләреннән, .NET, Python, ReactJS, ObjectiveC/Swift, Java/Kotlin программалаштыру күнекмәләренә ия, 12 яшьтән алып 30 яшькә кадәр булган мәктәп укучылары, студентлар, яшь белгечләр командалары катнаша алды.
Хакатон нәтиҗәләре буенча иң яхшы карарлар тәкъдим иткән командалар алачак:
Фото: Талантлар Университеты