Татарстан Республикасы Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы Казан һәм Чаллы халкына 1 нче апрельгә кадәр мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләренә укырга керү өчен льготаларны раслау кирәклеге турында искә төшерә.
Балалар бакчасына ташламалы юллама алуга дәгъва кылучы ата-аналар арасында элек бирелгән гаризаның статусын Татарстан Республикасы дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр Порталында тикшерергә була. Гариза шәхси кабинетта "ташламаларны раслау" статусына ия булса, балалар бакчаларын комплектлый башлаганчы район мәгариф бүлегенә мөрәҗәгать итәргә кирәк.
Исегезгә төшерәбез, Татарстанда яңа уку елына балалар бакчаларын комплектлаштыру гадәттәгечә 1 нче июньнән, Казанда һәм Чаллыда 1 нче апрельдән бара. ТР Дәүләт хезмәтләре порталыннан файдаланучылар әлеге чордан соң мөрәҗәгать итсә, бала гомуми чират тәртибендә комплектлаштыруда катнашачак.
Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, Казан һәм Яр Чаллыда ТР Дәүләт хезмәтләре Порталы аша район мәгариф бүлекләренә, чират терминаллары һәм «ТР Хезмәтләре» мобиль кушымтасында алдан онлайн-язылу мөмкинлеге бар.
Фото: pexels.com