ЯҢАЛЫКЛАР


2
сентябрь, 2019 ел
дүшәмбе

Бүген «Казан ярминкәсе» Күргәзмә Үзәге территориясендә «Геодезия һәм геомәгълүмати системаларның актуаль мәсьәләләре» дигән халыкара фәнни-гамәли конференция башланды. Конференцияне оештыручылар - ТР Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы, Татарстанның мәгълүмати технологияләр үзәге, Казан ярминкәсе һәм Казан (Идел буе) федераль университеты.

Татарстан Республикасында Яндекс. Лицейга җыелу башланды. Бу - программалаштырырга өйрәнергә теләгән укучылар өчен бушлай курслар. Әлеге курсларга эләгү өчен логик фикер йөртә белүгә онлайн-тестны уңышлы узарга, ә аннан соң әңгәмә узарга кирәк. Керү өчен гаризаны проект сайтында 11 сентябрьгә кадәр бирергә мөмкин.


29
август, 2019 ел
пәнҗешәмбе

2019 елның 1 ноябренә кадәр студентлар һәм 28 яшькә кадәрге яшь IT-белгечләр мәгълүмати технологияләр өлкәсендә Honor Cup 2019 Евразия ярышларында катнашырга чакырыла. Конкурс һөнәри белем бирүнең сыйфатын күтәрүгә юнәлдерелгән. Узган ел ярышларда 11 меңнән артык кеше катнашты.


28
август, 2019 ел
чәршәмбе

Бүген «Казан ноктасы» күмәк эш киңлегендә Татарстанда «Россия Федерациясенең цифрлы икътисады» милли программасын тормышка ашыру буенча иҗтимагый тыңлаулар узды. Анда ТР Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы вәкилләре, «Бердәм Россия» партиясенең эш төркеме әгъзалары, шулай ук регионның бизнес-җәмәгатьчелеге вәкилләре катнашты.

Словениядә узган олимпиадада 23 илдән 86 программист катнашты. Россия җыелма командасы составына дүрт укучы керде, шул исәптән яшь казанлы да. Ярыш нәтиҗәләре буенча Россия гомумкоманда зачетында икенче урынны алды.

Узган елның 28 августында Иннополис көндәлек эшләр өчен пилотсыз таксилардан файдаланырга мөмкин булган дөньяда беренче шәһәр булды. Бүгенге көндә әлеге шәһәрдә яшәүчеләр пилотсыз автомобильләрдә инде 4 меңнән артык сәяхәт кылган.


27
август, 2019 ел
сишәмбе

«Казан Экспо» Халыкара күргәзмә үзәгендә узган Worldskills Kazan 2019 һөнәри осталык буенча 45 нче дөнья чемпионатында теләге булган һәркем Россия Почтасына килеп, дөньяның теләсә кайсы почмагына открытка җибәрә алды.


26
август, 2019 ел
дүшәмбе

«IT-cube» балалар иҗат үзәгендә Казан Мәгълүмати технологияләр һәм элемтә техникумының Төбәкара компетенцияләр үзәге базасында IT-һөнәрләргә бушлай белем бирү курсларына укучылар җыялар. Дәресләр сентябрь аенда ук башланачак.

Быел Иннополис Университетында 92 студент - 45 магистр, шулай ук 47 бакалавр белем алды. Чыгарылыш сыйныф укучылары МТС, Дигинавис, РТК СофтЛабс, NNG, БарсГруп компанияләреннән, документ әйләнеше системаларыннан, Портавиттан, технология Маркетплейс-компанияләреннән чакыру алдылар.


23
август, 2019 ел
җомга

ТР Дәүләт хезмәтләре порталындагы яңа сервис автомобиль хуҗаларына тәкъдим ителә. Хәзер юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен штрафлар турындагы карарны электрон рәвештә – кәгазь йөрткечләр урынына алырга мөмкин.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International