ТР Санлы үсеш министрлыгы һәм «Юл хәрәкәте иминлеге» ДБУ хезмәттәшлек перспективалары турында фикер алыштылар

2019 елның 12 декабре, пәнҗешәмбе

Бүген ТР Дәүләт идарәсенең Цифрлы үсеш министры Айрат Хәйруллин «Юл хәрәкәте иминлеге» дәүләт бюджет учреждениесе директоры Рифкать Миңнеханов белән эшлекле киңәшмә үткәрде.

Яклар ведомстволар арасында Татарстанда «Акыллы шәһәр», «Имин шәһәр» кебек проектларны уңышлы гамәлгә ашыру өчен хезмәттәшлек юнәлешләре буенча фикер алыштылар һәм юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү өлкәсенә инновацион технологияләр кертү буенча хезмәттәшлек перспективаларын карадылар.

Киңәшмә эшендә шулай ук Цифрлы трансформация үзәге, Мәгълүмати технологияләр үзәге белгечләре һәм «Юл хәрәкәте иминлеге» ДБУ вәкилләре катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International