Татарстанда Цифрлы икътисад компетенцияләре буенча түләүсез укуга гаризалар кабул итү дәвам итә

2019 елның 17 декабре, сишәмбе

Бүген «Татар-Информ» мәгълүмат агентлыгында Татарстанда шәхси цифрлы сертификатлар проекты буенча цифрлы компетенцияләргә бушлай укытуга багышланган матбугат конференциясе узды.

Чарада Татарстан Республикасы дәүләт идарәсенең Цифрлы үсеш министры урынбасары Радик Гыйсмәтов һәм Иннополис университетының проект һәм фәнни – тикшеренү эшчәнлеге буенча проректор-идарә башлыгы Искәндәр Бариев катнашты.

Матбугат конференциясе барышында Радик Гыйсметов Татарстанның IT өлкәсендә бушлай белем алуга мең санлы сертификат алуын, аларга 400 гә якын кеше заявка биргән булуын хәбәр итте. "Гаризалар җыю процессы декабрьдә башланды. Соңгы өч-дүрт көндә активлык арта башлады, күп кенә кешеләр сертификатлар белән кызыксына", - дип ассызыклады министр урынбасары. Иннополис университетының проект һәм фәнни-тикшеренү эшчәнлеге идарәсе башлыгы Искәндәр Бариев билгеләп үткәнчә, эш эзләүчеләрнең төп өлешен университетны тәмамлаган 18 яшьтән алып, 18 яшькә кадәрге яшьләр тәшкил итә.

Исегезгә төшерәбез, Татарстан Республикасы цифрлы икътисад компетенцияләрен үстерү өчен дәүләттән цифрлы сертификатлар бирү буенча пилот төбәкләр арасына керде. Сертификат цифрлы икътисадта лидер булган компанияләр билгеләгән юнәлешләр буенча бушлай укуларны узарга мөмкинлек бирә. Укыту 22 юнәлешне үз эченә ала - зур мәгълүматлар, ясалма интеллект, квант технологияләре, компьютер һәм мобиль уеннар, цифрлы дизайн һәм башкалар.

Укыту юнәлешен мөстәкыйль рәвештә дә, остаз ярдәмендә дә сайларга мөмкин, ул конкрет укыту юнәлешенә ихтыяҗны бәяләргә ярдәм итәчәк.

Татарстанда Иннополис Университеты "Цифрлы сертификатлар" программасының төбәк операторы булды. ИТ-вуз проектында катнашучыларны консультацияләү өчен махсус колл-үзәк эшләтеп җибәрде. Белгеч ярдәмен +7 (843) 203-95-22 телефоны буенча алырга мөмкин.

Яңа цифрлы һөнәрне бөтенләй бушлай алу мөмкинлеген кулыгыздан ычкындырмагыз! Сайтта теркәлегез http://цифровойсертификат.рф/

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International