Россиянең IT-базарында Татарстан компанияләренең яңа төркеме барлыкка килде - «InnoSTage»

2019 елның 18 декабре, чәршәмбе

Россиянең IT-базарына Татарстанның яңа «InnoSTage» компаниясе чыга. «InnoSTage» компанияләр төркеме кибериминлек, системалы интеграция һәм мәгълүмат системаларын эшләү өлкәсендә хезмәт күрсәтәчәк. Структурада шулай ук CyberART кибератака саклау сервислары операторы да эшли.

"InnoSTage" ИТ һәм мәгълүмат иминлеге базарларында позицияләрне саклап калу гына түгел, ә әзер продуктларның интеграторы кысаларыннан чыгу - идеяләрнең интеграторы булырга да омтылачак.

Акселератор Татарстанда яшь ИТ-стартаплар белән хезмәттәшлек итә һәм InnoSTage өчен проектларны интеграцияли.

Татарстан Республикасының Цифрлы үсеш министры Айрат Хәйруллин республика җитәкчелеге хөкүмәт алдына ведомстволарның цифрлы трансформациясе һәм ИТ-җәмгыятьләрнең актив үсеше буенча бурыч куйды, дип берничә тапкыр ассызыклады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International