ТР Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталында җирле үзидарә органнарына җир кишәрлегенең шәһәр төзелеше планын әзерләү һәм бирү өчен гариза электрон рәвештә бирү хезмәте гамәлгә ашырылды. Әлегә хезмәт пилот режимында эшли һәм Татарстан Республикасы Бөгелмә муниципаль районы Башкарма комитетына гариза бирү өчен ачык.
Җир кишәрлегенең шәһәр төзелеше планын алу өчен түбәндәге адымнарны үтәргә кирәк:
Җир кишәрлегенең шәһәр төзелеше планын әзерләү һәм бирү гариза теркәлгәннән соң 14 эш көне эчендә бирелә. Җир кишәрлегенең элек расланган шәһәр төзелеше планының дубликатын бирү гаризадан соң 4 эш көне эчендә башкарыла.
Яңа хезмәт дәүләт хезмәтләре порталының төп битендә «төзелеш» бүлегендә урнашкан. Хезмәт турында тулырак мәгълүматны түбәндәге сайтта алырга мөмкин: https://uslugi.tatarstan.ru/service/detail/15701