ЯҢАЛЫКЛАР


22
гыйнвар, 2021 ел
җомга

Коммерцияле булмаган оешмалар табигый һәм техник фәннәр өлкәсендә балаларга өстәмә белем бирү өлкәсендәге чараларны оештыру чыгымнарын каплаучы субсидияләр алуга конкурста катнаша алалар. Гаризаны 22 гыйнвардан 4 февральгә кадәр калдырырга мөмкин. Документлар Казан шәһәре, Кремль ур., 8 адресы буенча кабул ителә.


21
гыйнвар, 2021 ел
пәнҗешәмбе

Татарстанның Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр Порталында яңа сервис – коронавирус инфекциясеннән вакцинацияләүгә язылу эшли башлады.

Яр Чаллы шәһәренең югары технологияләр өлкәсендәге «ИТ-парк» Технопаркы 2021 елда беренче мәртәбә Бизнес-инкубаторга сайлап алу кампаниясе башлануы турында игълан итте. Бу елдан резидентлар өчен күрсәтелә торган хезмәтләр исемлеге киңәйтелде. Теркәүне 7 февральгә кадәр түбәндәге сайтта узарга мөмкин: itparkrt.ru.


20
гыйнвар, 2021 ел
чәршәмбе

23 гыйнварда халыкара компетенцияләр үзәгендә - Казан мәгълүмати технологияләр һәм элемтә техникумында быел беренче ачык ишекләр көне узачак. Чара Бари Галиев ур., 3А адресы буенча 15:00 сәгатьтә башлана.


19
гыйнвар, 2021 ел
сишәмбе

Россия Почтасы сайтында шәхси кабинетта башкарма производство кузгату турында карарлар, суд хәбәрнамәләре, төрле дәүләт структуралары һәм юридик затларга электрон заказ хатларын кулланучы оешмалар исемлеге регионга бәйле.


18
гыйнвар, 2021 ел
дүшәмбе

Агымдагы елда республиканың 2 557 социаль әһәмиятле объекты тиз йөрешле Интернетка тоташачак. Бу-техникумнар һәм колледжлар, ФАПлар һәм янгын сүндерү частьләре, авыл җирлекләре администрацияләре һ.б. әлеге максатларны тормышка ашыру өчен федераль бюджеттан республикага өстәмә рәвештә 1 млрд. сум акча юнәлдереләчәк. Тулаем алганда, кертемнәр 2 млрд сумнан артып китәчәк.

Татарстанның цифрлы үсеш министры Айрат Хәйруллин видеоконференцэлемтә режимында архитектура советының чираттагы утырышын үткәрде. Советта катнашучылар төзелеш өлкәсендә цифрлы чишелешләрне үстерү турында фикер алыштылар.


15
гыйнвар, 2021 ел
җомга

Халыкара компетенцияләр үзәге - Казан мәгълүмати технологияләр һәм элемтә техникумы «IT-Cube» балалар иҗат үзәгендә «Кибергигиена һәм зур мәгълүматлар белән эшләү» дигән бушлай курска гаризалар кабул итү башлануы турында игълан итә.


14
гыйнвар, 2021 ел
пәнҗешәмбе

Татарстанның цифрлы үсеш министры Айрат Хәйруллин республиканың туризм буенча Дәүләт комитеты башлыгы Сергей Иванов белән эшлекле очрашу үткәрде. Очрашу кысаларында коллегалар хезмәттәшлек перспективаларын карадылар.


13
гыйнвар, 2021 ел
чәршәмбе

Февральдән башлап, республиканың күп функцияле үзәкләренең Казан офислары, хезмәткәрләрне закон яңалыкларына өйрәтүгә бәйле рәвештә, айга бер тапкыр эшләмәячәк.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International