Яр Чаллы командалары «VR – Татарстан» хакатонында җиңде

2021 елның 1 марты, дүшәмбе

Яр Чаллы шәһәренең «Кванториум» балалар технопаркында «VR – Татарстан виртуаль һәм өстәмә чынбарлык кушымталарын эшләү» юнәлеше буенча III Региональ хакатон узды.

Хакатонда катнашу өчен бөтен республикадан 20гә якын команда гариза бирде. Моннан тыш, быел хакатонга мобиль «Кванториум»да укучы балалар да кушылды. Алар үз районнары мәктәпләрендә мобиль технопарк дәресләрендә "цифрлы" кейсларны " чишәләр.

«VR – Татарстан» хакатонында катнашучылар өстәмә һәм виртуаль чынбарлык технологияләрен кулланып башкарылган проектларны эшләргә һәм якларга тиеш иделәр. Быел катнашучылар тарафыннан проектлар тәкъдим ителде:

  • «Эшче һөнәрләрнең виртуаль симуляторы»;
  • "Төзелеш элементлары белән күп кулланулы уен";
  • "Туган шәһәр буенча виртуаль тур";
  • "Инглиз теле сүзлеге өстәмә чынбарлыкта";
  • "AR-Зоопарк" һәм башкалар.

Ә "VR-Татарстан" хакатонының җиңүче-командалары:

  • «AR – өстәмә чынбарлык белән иң яхшы мобиль кушымта» номинациясендә – GALAXY, Яр Чаллы шәһәре;
  • «VR – виртуаль чынбарлык өчен иң яхшы кушымта» номинациясендә - Jojo Team, Яр Чаллы шәһәре;
  • «Мобиль чынбарлык» номинациясендә – 1 нче мәктәп командасы, Актаныш авылы.

Аларны котлыйбыз!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International