ТР Цифрлаштыру Министрлыгында дәүләт системаларын аттестацияләү турында фикер алыштылар

2021 елның 1 марты, дүшәмбе

Татарстанның цифрлы үсеш министры Айрат Хәйруллин Идел буе федераль округы буенча техник һәм экспорт контроле буенча Федераль хезмәт идарәсе җитәкчесе урынбасары Владимир Хачинян белән эшлекле очрашу үткәрде.

Чарада шулай ук Цифрлы үсеш министры урынбасары Альберт Яковлев, Татарстан Республикасы Мәгълүмати технологияләр үзәге генераль директоры Денис Улесов, ведомствоның мәгълүмат куркынычсызлыгын координацияләү бүлеге башлыгы Алексей Бычков һ. б. катнашты.

Очрашу кысаларында коллегалар дәүләт мәгълүмат системаларын (ГИС) аттестацияләү буенча күрелә торган чаралар нәтиҗәләре турында фикер алыштылар. Аерым алганда, министр республиканың һәрвакыт ГИСның өзлексез эшен тәэмин итүгә аерым җаваплылык белән якын килүенә игътибар итте.

Үз чиратында, Владимир Хачинян мәгълүмат куркынычсызлыгы буенча чараларны үз вакытында гамәлгә ашыруның мөһимлеген ассызыклады. Шулай ук коллегалар киләсе елга уртак чаралар планы турында да сөйләштеләр.

Очрашу ахырында катнашучылар бер-берсенә эшләре өчен рәхмәт белдерделәр һәм киләчәктә дә уңышлы хезмәттәшлеккә өмет белдерделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International