Айрат Хәйруллин "21нче мәктәп" студентлары белән очрашты

2021 елның 2 марты, сишәмбе

Бүген Татарстанның цифрлы үсеш министры Айрат Хәйруллин «21 нче мәктәп»тә булды, анда укучылар Сбербанк программалаштыру буенча әйдәп баручы мәктәпне тәмамлаучылар белән аралашты.

Очрашуда министр балаларга министрлыкның цифрлы командасының нәрсә белән шөгыльләнүе турында сөйләде, Безнең төп ИТ-проектлар белән таныштырды һәм дәүләт структураларында ни өчен ИТ-белгечләр кирәк булуын аңлатты. Моннан тыш, Айрат Хәйруллин балаларны безнең команданың бер өлеше булырга чакырды һәм ведомствода һәрвакыт энергияле, мавыгучан ИТ-белгечләр көтүен билгеләп үтте.

21 нче Мәктәп - бу ИТ-өлкәдә карьерага омтылучы кешеләр өчен бик яхшы старт. Укучыларның яртысы диярлек элек программалаштыру тәҗрибәсе булмаган. Мәктәпкә керү өчен БДИ яки профильле белем бирү нәтиҗәләре кирәк түгел, укыту программасы нульдән алып барыла.

"21 нче мәктәп"-тә белем бирү процессы үзенчәлекле оештырылган. Биредә гадәти расписаниеләр юк: мәктәп 24/7 ачык һәм катнашучылар үзләре шәхси белем бирү траекториясе буенча хәрәкәт итеп, үзләренең укыту графигын коралар. "21 нче мәктәп"тә уку тулысынча бушлай.

Бүген Казанда "21 нче мәктәп"тә 18 яшьтән 60 яшькә кадәр 500-дән артык кеше белем ала. Күп кенә яңа эшли башлаган ИТ-белгечләр Татарстанга башка төбәкләрдән дә килә. Катнашучылар өчен махсус хостел ачылган, анда алар уку вакытында бушлай яши алалар.

"21 нче Мәктәп" - бик популяр: бер ел эчендә генә дә 120 меңнән артык гариза бирелгән, ә белем бирү интенсивларында – "бассейннарда" – 2 300 кеше катнашкан. Дүрт атналык бассейнны уңышлы узганнан соң гына катнашучы мәктәпнең тулы кыйммәтле укучысы була ала.

"21 нче Мәктәп"кә керү өчен гаризаны сайтта калдырырга мөмкин – https://21-school.ru/. Киләсе бассейн бу елның июнь аенда ук старт ала.

Исегезгә төшерәбез, «21 нче мәктәп»нең Казан филиалы узган елның февралендә ачылды. Ачылу тантанасында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Сбербанк президенты, идарә рәисе Герман Греф катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International