Татарстанның цифрлы үсеш министры Айрат Хәйруллин Саха (Якутия) Республикасының инновацияләр, Цифрлы үсеш һәм инфокоммуникацион технологияләр министры Анатолий Семенов белән очрашты.
Киңәшмәдә шулай ук республиканың Цифрлы үсеш министры урынбасары Радик Гисмятов, югары технологияләр өлкәсендәге «ИТ-парк» технопаркы директоры Александр Борисов, «Якутия» технопаркы директоры вазыйфаларын башкаручы Петр Габышев һәм «IT-Парк» югары технологияләр паркы директоры Александр Дауркин катнашты.
Очрашу барышында коллегалар хезмәттәшлек перспективалары турында фикер алыштылар. Айрат Хәйруллин билгеләп үткәнчә, бүгенге көндә ике республика да – Татарстан да, Саха да – актив рәвештә халыкның тормыш-көнкүрешен яхшыртуга юнәлтелгән цифрлы технологияләр булдыралар.
Моннан тыш, киңәшмәдә катнашучылар ике төбәктә дә ачылган югары технологияләр өлкәсендә технопаркларның эшләве, киберспортны үстерү планнары, уртак инновацион сервислар эшләү мөмкинлекләре һ. б. турында сөйләштеләр.
Очрашу ахырында коллегалар бер-берсенә эшләре өчен рәхмәт белдерделәр.