Татарстанлылар «Локоло» кушымтасының нинди булачагын хәл итәчәкләр: халыктан сораштыру башлап җибәрәбез

2021 елның 2 марты, сишәмбе

Безнең цифрлы команда республиканың актив халкын «Локоло» яңа цифрлы платформасының үсеше һәм функционалы турында сораштыруда катнашырга чакыра. Сораштыруны сылтама буенча узарга мөмкин – http://opros.so/LwXn.  

Сораштыруда катнашучылар "Миңа бу кирәк"  категориясеннән  "Моның булмавы бик яхшы!"  категориясенә кадәр сервисның төрле функцияләренең кирәклеген һәм әһәмиятен бәяләүне сорыйлар. Мәсәлән, халык үз күршеләре өчен игъланнар булдыру мөмкинлеге кирәкме-юкмы икәнлеген күрсәтергә тиеш булачак. Сораштыру узу 10 минуттан да артык түгел.

Сервисны эшләүчеләр билгеләп үткәнчә, сораштыру платформа функционалын алга таба эшкәрткәндә акцентларны дөрес итеп билгеләргә ярдәм итәчәк.

"Без кушымта булдырабыз, барыннан да элек, безнең халык өчен, шуңа күрә безнең өчен аларның сервиста күрергә теләүләрен, хәзер анда җитмәүләрен һәм безнең командага платформа булдыру буенча эшне ничек оештырырга кирәклеген аңлау мөһим", - дип билгеләп үтә проект җитәкчесе Надежда Полицына.

Исегезгә төшерәбез, «Локоло» платформасының сынау версиясе 1 февральдә эшләтеп җибәрелгән иде. Бүген аны Казанның Мәскәү һәм Яңа Савин районнарында яшәүчеләр сыный. Сервиска 133 йорт тоташтырылган.

Кушымтада халык аралаша, кызыксынулар буенча берләшмәләргә керә һәм ишегалдын төзекләндерүнең гомуми мәсьәләләрен хәл итә алыр дип планлаштырыла. Бизнес, үз чиратында, үз клиентларын күрә һәм үз акцияләре һәм тәкъдимнәре турында сөйли ала.

Кушымтаны App Store и Google Play-да күчереп алып була.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International