Виктор Зубарев цифрлы трансформация үзәге җитәкчесе вазыйфасыннан китә

2021 елның 1 марты, дүшәмбе

Татарстан Республикасының цифрлы трансформация үзәге җитәкчесе Виктор Зубарев «Восход» фәнни-тикшеренү институтында яңа эшкә директор киңәшчесе вазыйфасына күчү сәбәпле, үз вазифасыннан китә. Үзәк Башкарма комитеты җитәкчесе вазыйфаларын вакытлыча башкаручы итеп Азат Мөгинов билгеләнде.

Виктор Зубарев үзәк белән 2019 елның ноябрендә барлыкка килгән беренче көннән башлап җитәкли. Бу ел ярым эчендә аның җитәкчелегендә ЦЦТ командасы тулысынча формалашып кына калмыйча, шактый уңышларга да иреште.

Шулай итеп, республикада бер тормыш ситуациясе кысаларында төрле хезмәтләр күрсәтүне берләштерүче биш яңа цифрлы платформаның сынау версияләре эшләнде һәм эшләтеп җибәрелде. Алар: «Мин – мәктәп укучысы», «Минем субсидияләр», «Мин төзим», «Локоло» һәм «Забота».

Моннан тыш, нәкъ менә ЦЦТ командасы апрель аенда, Татарстанда гомуми изоляция чорында, Россиядә беренче цифрлы үткәргечләр системасын булдырды. Сервис гамәлдә булган вакытта анда 1,8 млн татарстанлы теркәлгән, 14 млн санлы пропуск бирелгән.

Иң беренче айлардан бирле Үзәк командасы дәүләт һәм муниципаль хезмәтләрне оптимальләштерү һәм цифрлаштыру буенча зур эш алып бара, халыкка уңайлыклар тудыру өчен республика дәүләт хезмәтләре порталын яңарта, Татарстанның цифрлы үсеше концепциясен төзүдә актив катнаша.

Татарстанның цифрлы үсеш министры Айрат Хәйруллин Виктор Зубаревка нәтиҗәле эше өчен рәхмәт белдерде һәм киләчәктә һөнәри уңышлар теләде. Ул билгеләп үткәнчә, яхшы кадрлар белән аерылышу һәрвакытта да җиңел түгел, әмма коллегаларыбызның федераль дәрәҗәгә күчүе – бу безнең республика белгечләрен югары дәрәҗәдә әзерләү күрсәткече.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International