26 гыйнварда 10:00 сәгатьтә Хөкүмәт Йортында 2021 елдагы эш нәтиҗәләре һәм 2022 елга планнар буенча Татарстан Цифрлы үсеш министрлыгы коллегиясе булачак.
Татарстанда Татарстан Республикасы Спорт министрлыгының биш дәүләт хезмәте күрсәтүн электрон форматка күчерү эше төгәлләнде, һәм аларны РФ Дәүләт хезмәтләре порталына чыгару буенча эш алып барыла, дип хәбәр итте ТР спорт министры Владимир Леонов коллегия утырышында.
РФ Дәүләт хезмәтләре Порталы кулланучылары хезмәтләрне дистанцион рәвештә биометрия ярдәмендә ала алачак, шул ук вакытта булган барлык сервислар да биометрик белешмәләрен тапшырудан баш тарткан кешеләр дә файдалана алачак.
2022 елда сыйфат өлкәсендә Россия Федерациясе Хөкүмәте премияләренә 26 нчы бәйге уза, алар продукция һәм хезмәт күрсәтүләр сыйфаты өлкәсендә зур нәтиҗәләргә ирешкән, шулай ук сыйфат менеджментының югары нәтиҗәле ысулларын гамәлгә керткән өчен оешмаларга тапшырыла.
Хәзер «Мин төзим» сервисы аша халыкка газ белән тәэмин итү һәм йорт эчендәге газ җиһазларына техник хезмәт күрсәтү буенча килешүләр төзүгә башлангыч гаризалар бирергә мөмкин. Ике хезмәт күрсәтү дә Татарстан Республикасының бөтен территориясендә гамәлгә ашырыла.
Татарстан Цифрлы үсеш министрлыгы конкурс нигезендә вакантлы вазыйфаларны биләүгә гаризалар кабул итү турында игълан итә.
Татарстан Хөкүмәте Йортында цифрлаштыру елына һәм 2022 елга Татарстан Республикасы Цифрлы үсеш министрлыгы планнарына багышланган брифинг узды.
Татарстанда цифрлаштыру елында 130дан артык чара узачак, республика элемтә инфраструктурасын үстерүне һәм шәһәр һәм авыл җирлеге арасында цифрлы тигезсезлекне бетерү эшен дәвам итәчәк. Беренче чиратта, 2022 ел татарстанлыларның тормыш сыйфатын күтәрүгә – мәгариф, сәламәтлек саклау, җәмәгать судларын цифрлаштыру һәм электрон хезмәтләр күрсәтү срокларын кыскартуга юнәлтеләчәк.
2021 елда кайнар линиядә уртача 44 оператор эшләгән. 2021 елда мөрәҗәгатьләрнең уртача саны тәүлегенә 2364 кә җиткән. Шалтыратуга җавапны көтүнең уртача вакыты 12,6 секунд тәшкил иткән.
Рейтинг төзегәндә түбәндәге күрсәткечләр исәпкә алына: гамәлдәге резидентлар һәм үткәрелгән чаралар саны, шулай ук җәлеп ителгән инвестицияләр һәм грантлар саны. Узган ел дәвамында барлык пунктлар буенча да технопарк беренче булды.
2021 елда Татарстан Дәүләт хезмәтләре порталы аша 13,7 млн электрон гариза бирелгән. Татарстанлылар арасында иң популяр хезмәтләр арасында республика порталында табибка язылу, балага айлык пособие билгеләү һәм балалар бакчалары өчен ата-аналар түләвенең өлешен компенсацияләүне билгеләү бар.