Февраль аенда "Яндекс Учебник" информатика укытучылары өчен «Яндекс Учебник мисалында федераль дәүләт белем бирү стандартының яңа редакциясе нигезендә төп мәктәп өчен информатика курсын укыту методикасы» дигән түләүсез квалификацияне яхшырту курсын башлап җибәрде.
Беренче өч атна дәвамында курска илнең барлык төбәкләреннән 6 меңнән артык информатика укытучысы язылган. Шул ук вакытта Татарстан Республикасыннан 370тән артык укытучы теркәлгән. Татарстан Хәзер курсларда белем алучы педагоглар саны буенча ил төбәкләре арасында беренче урында тора.
Курс онлайн-форматта уза - укытучылар биремнәрне уңайлы темпта һәм үзләре өчен уңайлы вакытта башкара алалар. Курс кураторлары педагогларга методик һәм техник ярдәм күрсәтәчәк.
Курска 15 апрельгә кадәр язылырга мөмкин. Моның өчен сылтама буенча теркәлү узарга кирәк.