7 апрельдә Казанда ИТ-парк мәйданчыгында «Сколково» фонды оештырган Бөтенроссия Startup Tour этабы узачак. Стартаплар конкурсына бөтен илдән 97 гариза керде. Грант-финал җиңүчесе 300 мең сум күләмендә приз һәм "Startup Village"та проектны тәкъдим итү мөмкинлеге алачак.
Россиядә иң зур технологик стартаплар конкурсы Татарстанда инде бишенче тапкыр узачак. Быел инноваторлар өч тректа ярышалар. Иң популяр трек - «Мәгълүмати технологияләр», 47 гариза кабул ителде. Икенче урында «Индустриаль һәм энергетика технологияләре» — 37, өченче урында «Медицина һәм авыл хуҗалыгында биотехнологияләр» - 13 гариза.
Быел катнашу өчен Россиянең 10нан артык төбәгеннән һәм хәтта Үзбәкстаннан гаризалар кабул ителде. Экспертлар сайлап алу нәтиҗәләре буенча конкурсның ярымфиналына 15 проект, һәр тректа бишәр проект узды.
Startup Tour 2022 программасы Open Innovations Startup Tour панель дискуссиясен, компанияләрнең виртуаль күргәзмәсен, белем бирү өлешен һәм турыдан-туры конкурсны үз эченә алачак, аның кысаларында проектларны технологияләр һәм бизнесны үстерү өлкәсендә танылган экспертлар бәяли.
Open Innovations Startup Tour дискуссион панелендә катнашучылар технологик эшкуарлыкны үстерү һәм төбәкнең инновацион экосистемасы турында фикер алышачак.
Open Innovations Startup Tour төп спикерлары:
Open Innovations Startup Tour га теркәлү катнашучылар һәм ММЧ өчен ачык. Журналистларга аккредитация өчен сайтта теркәлү узарга кирәк, шунда ук чараның программасы да урнаштырылган.