15 апрельдә ТР Дәүләт хезмәтләре порталында 2023 елда төзекләндерү өчен территорияләрне сайлау буенча сораштыру башлана

2022 елның 5 апреле, сишәмбе

15 апрельдән 30 майга кадәр татарстанлылар 2023 елда кайсы парклар, скверлар һәм яр буйлары төзекләндереләчәк дигән сораштыру уза алачак. Шулай ук халык 200 ишегалды өчен тавыш бирә алачак, алар "Безнең ишегалды" президент программасы буенча өстенлекле тәртиптә яңартылачак.

Сайланган территория һәм ишегалды өчен тавышыңны калдыру өчен гражданга ТР Дәүләт хезмәтләре порталындагы шәхси кабинетына керергә кирәк.  Әгәр дә республика дәүләт хезмәтләре порталында шәхси кабинетка федераль порталның стандарт яки расланган исәп язмасы (икенче һәм өченче дәрәҗәләрдәге ЕСИА) бәйләнгән булса, граждан турындагы мәгълүмат кырлары тулыландырылган булачак. Әгәр региональ порталның шәхси кабинетына федераль порталның шәхси кабинетының гадиләштерелгән версиясе бәйле булса, барлык кырларны да мөстәкыйль тутырырга туры киләчәк.

Сораштыруларны мобиль кушымтада да узарга мөмкин. Тәҗрибә күрсәткәнчә, сораштыруда катнашкан һәр өченче кеше мобиль кушымта аша тавыш бирүне өстен күрә. Тавыш бирү өчен "ТР Хезмәтләре" мобиль кушымтасын яңартырга кирәк булачак.

2021 елда дәүләт хезмәтләре платформасында 12 сораштыру үткәрелгән, аларда 400 меңнән артык кеше катнашкан.

Презентация

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International