7 апрельдә Казанда ИТ-парк мәйданчыгында «Сколково» фонды тарафыннан оештырылган Бөтенроссия Startup Tour этабы узачак. Стартаплар конкурсына бөтен илдән 97 гариза кабул ителде.
Грант-финал җиңүчесе 300 мең сум күләмендә приз һәм "Startup Village"та проектын тәкъдим итү мөмкинлеге алачак.
Россиядә иң зур технологик стартаплар конкурсы Татарстанда инде бишенче тапкыр узачак. Быел инноваторлар өч тректа ярышалар. Иң популяр трек - «Мәгълүмати технологияләр», 47 гариза кабул ителде. Икенче урында «Индустриаль һәм энергетика технологияләре» — 37, өченче урында «Медицина һәм авыл хуҗалыгында биотехнологияләр» - 13 гариза.
"Startup Tour конкурсы - яңа эшли башлаган компанияләр өчен үзләрен күрсәтү, инвесторлар игътибарын җәлеп итү һәм дәүләт ярдәме алу өчен бик яхшы мөмкинлек. Татарстан һәрвакыт стартап-бергәлек үсешенә зур игътибар бирде. ИТ-парк Бизнес-инкубаторының 10 ел дәвамында эшләве чорында 600 дән артык стартап резидент статусын алды һәм төрле ташламалардан файдалану мөмкинлегенә ия булды, шул исәптән «Сколково» фонды ярдәме белән дә", — дип билгеләп үтте Татарстанның цифрлы үсеш министры Айрат Хәйруллин.
Быел катнашу өчен Россиянең 10нан артык төбәгеннән һәм хәтта Үзбәкстаннан гаризалар кабул ителде. Экспертлар сайлап алу нәтиҗәләре буенча конкурсның ярымфиналына 15 проект, һәр тректа бишәр проект узачак.
Чарада катнашу бушлай.