Цифрлы үсеш министрлыгы Россия программалар белән тәэмин итү маркетплейсын ачты

2022 елның 6 апреле, чәршәмбе

Россия Цифрлы үсеш министрлыгы россия программалар белән тәэмин итү маркетплейсында продуктларын урнаштыруга хокук ияләреннән гаризалар кабул итүне ача. Тиешле форма Дәүләт хезмәтләре порталында урнаштырылган. Аны тутыру өчен юридик зат буларак авторизация үтәргә кирәк.

«Без форманы максималь гади итеп ясадык. Мәҗбүри шарт – продукт Россия программалар белән тәэмин итү реестрына кертелергә тиеш , аның теркәү номерын кертергә кирәк булачак», - дип сөйләде Россия Цифрлы үсеш министры урынбасары Максим Паршин.

Маркетплейс хокукка ия булучылар һәм Россиядә ясалган программалар белән тәэмин ителеш заказчыларының үзара хезмәттәшлеге өчен уңайлы мәйданчык булырга тиеш. Портал агымдагы айда эшли башлаячак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International