Программа «Россия Федерациясенең цифрлы икътисады» илкүләм программасының «Цифрлы технологияләр» федераль проекты кысаларында гамәлгә ашырыла. Ярдәм чараларының операторы - Россия мәгълүмати технологияләрне үстерү фонды. Программага хокук ияләре Дәүләт хезмәтләре порталында гариза бирә алалар.
Россия Цифрлы үсеш министрлыгы программасы кече һәм урта бизнес вәкилләренә Россия җитештерүчеләренең программа тәэминатын ярты бәягә сатып алырга мөмкинлек бирә. Ташламалы шартлар лицензия бәясенең 50% ын федераль бюджеттан программа белән тәэмин итүчеләргә компенсацияләү хисабына гамәлгә ашырыла. Хәзерге вакытта Россиядәге 29 җитештерүчедән 130дан артык программа продуктлары бар.