ЯҢАЛЫКЛАР


4
май, 2023 ел
пәнҗешәмбе

"МегаФон" челтәрне киңәйтә, бөтен илдән гыйбадәт кылучыларны һәм туристларны җәлеп итүче урында база станциясен урнаштыра. Хәзер 40 Мбит/с уртача тизлектә тотрыклы тавыш сигналы һәм интернет эшли.

7 май һәм 9 майда «Татарстан Республикасы РТПЦ» РТРС филиалының Казандагы телебашнясы Радио көненә һәм Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 78 еллыгына багышланган архитектура-сәнгать яктыртуының бәйрәм сценарийларын кабызачак.

«Татарстан Республикасы РТПЦ» РТРС филиалы 11 майда 09.00 сәгатьтән 15.00 сәгатькә кадәр Кукмарада телерадиотапшырулар объектында радиотелевизион җиһазларны планлы профилактикалауны үткәрү турында хәбәр итә.


3
май, 2023 ел
чәршәмбе

14 майда 5-11 сыйныф укучылары һәм аларның ата-аналары өчен "IT сайлау көне" һөнәри юнәлеш бирү буенча бушлай онлайн-фестиваль узачак. Фестиваль инде өченче тапкыр үткәрелә һәм традицион рәвештә күп санлы кызыксынучы тыңлаучыларны җыя.

22 май көнне ИТ-паркның Бизнес-инкубаторына резидентлыкка 102нче сайлап алу узачак. Инде 12 ел аның командасы башлангыч стартаперларның идеяләрен гамәлгә ашырырга һәм үстерергә ярдәм итә.

3 майда Татарстан Цифрлы үсеш министрлыгында ведомство карамагындагы учреждениеләрдә һәм тармакның башка оешмаларында коррупциягә каршы тору мәсьәләләре буенча эшлекле киңәшмә узды.


2
май, 2023 ел
сишәмбе

Яңа кагыйдәләр буенча ИТ-компанияләр ел саен дәүләт аккредитациясен расларга тиеш. Моны Дәүләт хезмәтләре порталы аша гариза биреп эшләп була. Быел форма 12 майдан 1 июньгә кадәр ачык булачак.

Бөтенроссия Радио һәм элемтә көненә багышланган бәйрәм чарасы Бәшир Рәмиев исемендәге ИТ-парк территориясендә 5 майда 15-19 сәгатьләрдә узачак. Чара кунаклары өчен балаларга мастер-класслар зоналары, интерактив мәйданчыклар, ИТ-парк буенча экскурсияләр, лекцияләр һәм концерт программасын үткерү планлаштырыла. 


28
апрель, 2023 ел
җомга

Татарстан Республикасы дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министры Айрат Хәйруллин ТР Цифрлы трансформация үзәге коллективына яңа җитәкчене тәкъдим итте.


27
апрель, 2023 ел
пәнҗешәмбе

1 майда «Татарстан Республикасы РТПЦ» РТРС филиалының Казандагы телебашнясы Яз һәм Хезмәт бәйрәме хөрмәтенә архитектура-сәнгать яктыртуын кабызачак. Бәйрәм яктырту сценарие 20:00дән 23:00гә кадәр эшләячәк.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International