Казан халкын Радио һәм элемтә көне бәйрәменә чакыралар

2023 елның 2 мае, сишәмбе

Бөтенроссия Радио һәм элемтә көненә багышланган бәйрәм чарасы Бәшир Рәмиев исемендәге ИТ-парк территориясендә 5 майда 15-19 сәгатьләрдә узачак. Чара кунаклары өчен балаларга мастер-класслар зоналары, интерактив мәйданчыклар, ИТ-парк буенча экскурсияләр, лекцияләр һәм концерт программасын үткерү планлаштырыла. 

Чара һөнәри бәйрәмгә багышланган рәсми ачылыш тантанасыннан башланачак, анда ведомство бүләкләрен элемтә тармагының иң яхшы белгечләренә тапшырачаклар. 

Фестиваль мәйданчыклары Бәшир Рәмиев исемендәге ИТ-паркның 1 катындагы холлда һәм эчке ишегалдында урнашачак. «Таттелеком» ААҖ, Татарстан Республикасы радиотелевизион тапшыру үзәге, Россия радио яратучылар берлеге музейларыннан тармак үсеше тарихына багышланган күчмә экспозиция эшләячәк. Шулай ук күргәзмә зонасында Казан мәгълүмати технологияләр һәм элемтә техникумы, А. Н.Туполев исемендәге Казан милли тикшеренү техник университеты һәм «Теле 2» элемтә операторы әзерләгән интерактивлар тәкъдим ителәчәк.

1 нче каттагы холлда шулай ук Россия Почтасының посткроссинг пункты була. Чараның һәр кунагы бу пункттан нейрон челтәре ясаган дизайнлы «Радио көне» открыткасын җибәрә алачак. Катнашучыларга открытканың өч варианты тәкъдим ителәчәк. 

Яшь кунаклар өчен балалар ИТ-паркыннан радионы конвейерда җыю, робототехника, маркетплейслар өчен фотоконтент булдыру буенча мастер-класслар үткәреләчәк, шулай ук Голдберг машинасын җыю зонасы һәм робофутбол оештырылачак.

Төп активлыкларның берсе - чараның мәгълүмати партнеры «Миллениум» радиосының туры эфирын үткәрү. Һәр катнашучы туры эфирда катнаша ала һәм радиостанциянең реаль вакыт режимында ничек эшләвен күрә алачак. 

Чарага керү алдан теркәлү буенча ирекле, теләгән һәркемне 5 майда 15 сәгатьтән 19 сәгатькә кадәр Спартак урамы, 2нче йорт адресы буенча чакырабыз.

Программа белән тулырак танышырга һәм чара сайтында теркәлергә мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International