3 майда Татарстан Цифрлы үсеш министрлыгында ведомство карамагындагы учреждениеләрдә һәм тармакның башка оешмаларында коррупциягә каршы тору мәсьәләләре буенча эшлекле киңәшмә узды.
Киңәшмә барышында катнашучылар тармак оешмаларында коррупцияне кисәтү чаралары турында фикер алыштылар, тәҗрибә уртаклаштылар һәм бу теманы массакүләм мәгълүмат чараларында яктырту мәсьәләләре турында сөйләштеләр.
Чара нәтиҗәләре буенча гомуми медиапланга тәкъдимнәр җыярга хәл иттеләр.