Алексей Едельсков Татарстан Республикасы Цифрлы трансформация үзәгенең яңа җитәкчесе итеп билгеләнде

2023 елның 28 апреле, җомга

Татарстан Республикасы дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министры Айрат Хәйруллин ТР Цифрлы трансформация үзәге коллективына яңа җитәкчене тәкъдим итте.

Алексей Евгеньевич 2022 елның июненнән ТР Цифрлы трансформация үзәгенең технологик инфраструктура идарәсе начальнигы вазифасында иде. Ул техник фәннәр кандидаты, А.Н. Туполев ис. Казан милли тикшеренү техник университетында (Радиоэлектроника, фотоника һәм цифрлы технологияләр институты), РФ Президенты каршындагы Россия халык хуҗалыгы һәм дәүләт хезмәте академиясендә белем алган.

Аңарчы Алексей Едельсков Ямал-Ненец автономияле округының мәгълүмат технологияләре һәм элемтә департаментында (2019-2022), «ОЙЛЭКТ» ҖЧҖдә (2016-2019), "АК БАРС Девелопмент" ҖЧҖдә (2011-2016), А.Н. Туполев исе. КМТУнда һ. б. оешмаларда эшли. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International